Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Свияжный бистәсендә яшәүче Вәсимә әби Вәлиева бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Вәсимә әби Чирмешән авылында туып үсә. Бала чактан бик тырыш була ул. Унөч яшеннән күршесенә ияреп эшкә чыга башлый. - Күршебез ферма мөдире иде. Төрле эштә йөргәнче дип мине үзе янына урнаштырды. Бозаулар карадым, ат та, сыер да җиктем. Кая гына булсам да эшемне яратып башкардым, - ди Вәсимә әби....

Вәсимә әби Чирмешән авылында туып үсә. Бала чактан бик тырыш була ул. Унөч яшеннән күршесенә ияреп эшкә чыга башлый.

- Күршебез ферма мөдире иде. Төрле эштә йөргәнче дип мине үзе янына урнаштырды. Бозаулар карадым, ат та, сыер да җиктем. Кая гына булсам да эшемне яратып башкардым, - ди Вәсимә әби. Тутай авылына килен булып төшеп, шунда төпләнеп калалар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә төпчек кызы Гүзәлия белән кияве Әсхәт Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә яши ул.

- Пар канатым, бабаем вафат булгач кызым үземне генә калдырмады. Менә утыз ел алар белән яшим. Көнем рәхәттә, нәрсә кирәк булса бары да бар Аллага шөкер. Йортыбыз тыныч. Киявем дә бик әйбәт. Ул капкадан кайтып керсә эчемә җылылык тарала. Миңа күрсәткән рәхәт, мул тормышны үз балаларыннан да күрергә язсын аларга, - дип изге теләкләрен ирештерде юбиляр.

- Әниебез безгә балалар үстергәндә бик ярдәм итте. Дәү әни белән үскән балалар иманлы, тәүфыйкълы булалар. Ул безне дә, оныкларын да тормышка яраклы итеп тәрбияләде. Хәер-фатыхасын биреп, сәламәтлектә безнең белән бергә озак яшәвен телибез, - диләр Әсхәт абый белән Гүзәлия апа.

Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шулай ук Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, "Алга "хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зыятдинов та Вәсимә әбине тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар. Үзен зурлап олуг юбилее белән котларга килгән кунакларга рәхмәтен җиткереп, изге теләкләрен ирештереп озатып калды Вәсимә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев