Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Свияжный бистәсендә яшәүчеләр сөенечләре белән уртаклашты

“Безнең ишегалды” республика программасы Свияжный бистәсенең Шоссейная урамында урнашкан 16 фатирлы күпкатлы йорт ишегалдына да яңа сулыш өргән.

(30 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Биредә күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган. Керү һәм чыгу юллары төзекләнгән, яңа асфальт түшәлгән, машина кую урыннары, җәяүлеләр өчен тротуар булдырылган, яңа балалар мәйданчыгы калкып чыккан. Бу вакыйганы биредә яшәүчеләр шатлык буларак кабул иткән.
“Моңа ышанып та булмый әле. Яңгыр явып китсә, бигрәк уңайсыз иде. Балалар да рәхәтләнеп уйный алмады. Безгә зур уңайлылык тудырган Республика Президентына, район җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез”, - ди Фәнүзә Закирова.
Яңа балалар мәйданчыгы да ишегалдының күрке булып тора. Балалар да, яшүсмерләр дә моңа сөенеп туя алмый.
“Мин әлеге йортта яшим. Шушы ишегалдында уйнап-үстем. Хәзер Биеш мәктәбендә белем алам. Безнең ишегалды иң матуры хәзер. Без хәзер буялмыйча гына асфальт юлдан мәктәпкә барачакбыз. Балалар рәхәтләнеп мәйданчыкта уйный алачак”, - ди Шамил Габдрахманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев