Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Свияжский бистәсендәге “Ләйсән” балалар бакчасында мөһим ата-аналар җыелышы үтте

Свияжский бистәсендәге "Ләйсән" балалар бакчасында бүген 80 бала тәрбияләнә. Заманча төзелгән, барлык шартлары булган бу якты, җылы бакчада нәниләр тиешле тәрбия алалар. Әти-әниләр дә балалары бу бакчага йөрүләре белән горурланалар. 21 гыйнвар көнне биредә ата-аналар җыелышы булды. Залда балаларның дидактик уеннары өчен күргәзмә материаллар урын алган, ә түр башындагы өстәлләрдә...

Свияжский бистәсендәге "Ләйсән" балалар бакчасында бүген 80 бала тәрбияләнә. Заманча төзелгән, барлык шартлары булган бу якты, җылы бакчада нәниләр тиешле тәрбия алалар. Әти-әниләр дә балалары бу бакчага йөрүләре белән горурланалар. 21 гыйнвар көнне биредә ата-аналар җыелышы булды. Залда балаларның дидактик уеннары өчен күргәзмә материаллар урын алган, ә түр башындагы өстәлләрдә нинди генә китаплар юк. Бу балаларга өйдә әти-әниләр укый торган китаплар икән. Һәр җыелыш-очрашу саен алар китапларны алып киләләр, таныштыралар, бер-берсе белән фикер алышалар. Кайбер очракларда бер-берсе белән алмашып та торалар икән.

- Бөтен китапны да сатып алу мөмкин түгел, ә болай бер-береңнән алмашып уку бик рәхәт, барыбыз да канәгать, - диләр күпчелек әти-әниләр.

Җыелышның беренче өлешендә тәрбияче Алсу Шаһиева чыгышы тыңланды. Ул һәр баланың яшь үзенчәлеген истә тотып нинди программалар буенча шөгыльләр үткәрелүен сөйләде.

Җыелышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин да катнашты. Ул бик күп әти-әниләрне кызыксындырган туклану мәсьәләсенә тукталды. Соңгы вакытта балаларга үзебездә җитештерелгән продукцияне ашату турында сүз бара. Ранис Әхмәтшин моңа кат-кат басым ясап, ачыклык кертте.

- Район башлыгы Карары нигезендә, без хәзер балаларга үзебездә үстерелгән, җитештерелгән, экологик яктан чиста булган ит һәм сөт ашатырга тиеш. 1 февральдән райондагы барлык балалар учреждениеләре үзебездә җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәкләр. Районда терлек чалу өчен барлык таләпләргә җавап биргән махсус урын ачылды. Биредә суелган терлек ветеринарлар тарафыннан тикшерелә, кләймә сугыла. Һәр айның 15е һәм 30ы көнне яңа суелган терлек ите, күпме заказ бирүенә карап бакчаларга таратыла. Шулай ук балалар учреждениеләре һәр көн саен яңа сауган сөт алачаклар. Бу очракта да терлек җентекле тикшерү узачак һәм алга таба да тикшерелеп торачак. Шулай ук балалар үзебездә җитештерелгән сыйфатлы икмәк, макарон, кондитер әйберләр ашарга тиеш. Балаларыбызның ничек, нәрсә белән туклануы күз алдында булачак, - диде ул.

Әти-әниләрне кызыксындырган сораулар да шактый булып чыкты. "Продукциянең сыйфаты кайда тикшерелә?", "Тикшерү вакыты тизме?", "Әлегә кадәр ничек тикшерелде?" һәм башка күп сорауларга җаваплар алдылар. Моңардан тыш кайбер әти-әниләр түләү взносының күләме турында сүз кузгалттылар. 1 сыйныфка баручы бала өчен хәзерлек курслары кирәкме-юкмы икәнлеген фикерләштеләр.

- Бездән балалар мәктәпкә укырга өйрәнеп чыгалар. Алар өчен тагын өстәмә курслар кирәктер дип уйламыйм. Мәктәпкә килгәч аның кызыксынуы кими. Ә бу төр түләүле курсларны ачыр өчен лицензия кирәк булачак, - диде сорауга бакча мөдире Гөлира Кадыйрова.

Гомумән алганда, бакча эшчәнлеге, биредәге коллектив турында әти-әниләр уңай фикердә.

Каратунда яшәүче Алмаз Гыйсмәтуллин :

- "Ләйсән" балалар бакчасына икенче балабыз, 4 яшьлек кызыбыз Ясминә йөри. Биредәге тәрбия һәм тукланудан без бик канәгать. Кызыбыз биредә алган һөнәрләрен өйгә кайткач күрсәтә, сөенеп туя алмыйбыз. Килеп туган сорауларны без ата-аналар җыелышында бергәләшеп, киңәшләшеп хәл итәбез, аңлашып эшлибез. Безнең тәкъдим белән бакча иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр, шимбә көнне җидедән бишкә кадәр эшли. Балаларга үзебездә җитештерелгән продукцияне ашату турындагы Карарны да хуплыйбыз. Бакча мөдире Гөлира апа Кадыйрованың әти-әниләр һәм балалар арасында да авторитеты бик зур. Ул җитәкләгән коллективка рәхмәттән башка сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев