Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Свияжский бистәсеннән Кадыйровлар гаиләсе республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты

26 августта Республика көне уңаеннан республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Безнең районнан бу тантанага Свияжский бистәсеннән Илдус һәм Гөлира Кадыйровлар гаиләсе чакырылды. 34 ел пар канат булып яшәүче бу гаилә хезмәтләре, яшәү рәвешләре белән һәркемгә...

26 августта Республика көне уңаеннан республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

Безнең районнан бу тантанага Свияжский бистәсеннән Илдус һәм Гөлира Кадыйровлар гаиләсе чакырылды. 34 ел пар канат булып яшәүче бу гаилә хезмәтләре, яшәү рәвешләре белән һәркемгә үрнәк. Гаилә башлыгы Илдус Кадыйров Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң районга эшкә кайта. Төрле җаваплы хезмәтләр башкара. Соңгы елларда ул ОАО МТК "Ак Барс" филиалы директоры. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ул. Ә Гөлира ханым Троицк педучилищесын тәмамлагач юллама белән Казанга эшкә кайта. Казанда булачак тормыш юлдашы белән таныша. Аннан яшь гаилә районга юл ала. 1982 елдан "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире ул. Аның уңышлары һәркайсыбызның күз алдында. Бу бакча нәниләре үзләренең чыгышлары белән районда үтүче һәр бәйрәм чарасының бизәге булып торалар. Нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән Мактау кәгазьләре бихисап аның. 1995 елда "Рәсәй Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Үзләре кебек булдыклы өч егет тәрбияләп үстергән алар, барысы да югары белем алганнар. Хәзер әти-әниләрен уңышлары белән сөендереп торалар.

- Безнең өчен яшәү мәгънәсе - тату гаилә, тырыш һәм лаек хезмәт. Гаиләм белән чиксез горурланам. Безне зурлап, республикабыз лидеры белән очрашуга чакырулары өчен чиксез рәхмәтлебез, - диләр Кадыйровлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев