Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылында «Гасырлар сагындагы манаралар» китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан китапханәбездә “Гасырлар сагындагы манаралар” дигән китапны тәкъдим итү кичәсен оештырдык.

(2 май, “Апастово-информ”).


Мәчет авылыбызның горурлыгы, халыкның яратып, киләчәккә ышаныч белән йөри торган изге гыйбадәт йорты. Чарада тарих битләренә карап, авыл картлары белән үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләштек.


Мәчетләребез һәм татар халкының язмышы шома гына бармаган. Бик җитди сынаулар аша үтәргә туры килә.


Авылыбызда өч мәчет булган, бүген халыкка хезмәт күрсәтә торган мәчет 1995нче елда ачыла. Имам вазыйфасын Гайфетдин Фәхретдин улы Садриев башкара.
Беренче мәчет 1896 елда ачылып, ут чыгып, яна. Икенче мәчетебез 1906нче елда ачыла, әмма 1936 елда манарасы киселеп ябыла. Бу хәлләрнең шаһиты булган өлкәннәрдән ишеткән хатирәләрне искә алдык. Буыннар чылбырын бәйләп торучы китапның урыны түрдә. Монда районыбызның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапкан. Өлкәннәребез дә кичәдән канәгать калып, хатирәләре белән уртаклаштылар.


Алсу Камалиева.
Шыгай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев