Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгайда яшәүче Зәйтүнә әби Яруллинаны күңел күзләре яшәтә

Шыгай авылында яшәүче Зәйтүнә әби Яруллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).


Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова Зәйтүнә әбине тәбрик итеп, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды, район башлыгының изге теләкләрен җиткерде.
Зәйтүнә әби – Кече Күккүз авылы кызы. Шыгай авылына тормышка чыгып, биредә гомер уздырган. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, чәчүлек ташу, урман кисүләрен дә күргән ул. Гектар-гектар чөгендерен эшкәрткән. Фермада сарыклар караган.
Тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстергән. Бүген улының һәм кызының игелеген күреп, алар тәрбиясендә яши.
Кызганыч, Зәйтүнә әбинең күзләре күрми. Шулай да, ул үзен йөртә. Өйдәге әйберләрне белә һәм үзе таба да ала.
“Безнең әнине күңел күзләре яшәтә. Ул бик сабыр, уңган, тырыш әни. Беркайчан эчтәгесен тышка чыгармый. Без аңа рәхмәтле”, - диләр балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев