Шыгайдан Саймә әби Якупова 101 яшьлек туган көнен билгеләп узды
Саймә әби кызы Фәнисә янында Осиново бистәсендә яши.
Туган көненә Кайбыч районы Кошман авылына кызы Налия апаларга кунакка кайтканнар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова юбилярны котларга барды. Район башьыгының Котлау хатын һәм чәчәк бәйләмен тапшырды. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова да авылдашын туган көне белән тәбрикләп бүләген тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев