Табар Черкене авылында Май чабу бәйрәме узды
Бәйрәм мәдәният йорты каршында җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды.
(25 нче февраль, “Апастово-новости”).
Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылары, авыл халкы, килгән кунаклар бердәм булып күңел ачты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова барлык район халкын бәйрәм белән котлады.
“Хөрмәтле райондашлар! Сезне район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән тәбрик итәм. Май чабу – кышны озату, язны каршы алу дигәнне аңлата. Язлар һәр гаиләгә, һәр йортка шатлык, бәхет алып килсен. Һәрберегезгә сәламәтлек, тынычлык, муллык, иминлек теләп калам. Күңелле итеп ял итик дуслар!”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин, Сергий атакай Грязнов изге теләкләрен ирештерделәр. Әлеге бәйрәмнең онытылмавын, буыннан-буынга дәвам итүен теләделәр.
Май чабу булгач коймаксыз да булмый. Кунаклар төрледән-төрле коймактан авыз итте, кайнар чәй белән сыйланды.
Бәйрәм ахырында илгә-көнгә тынычлык, изге теләкләр теләп карачкы яндырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев