Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Табар Черкене мәктәбендә “Үсеш ноктасы” ачылды

“Мәгариф” илүләм федераль проекты кысаларында ачылган үзәк өчен барлыгы ике миллион сумлык җиһазлар кайтарылган.

(15 сентябрь, “Апастово-информ”).


Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты. Алар “Үсеш нокта”сының укучыларга сыйфатлы, заманча белем бирү өчен зур мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үттеләр, укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.
Биредә ике заманча - физика-химия кабинеты һәм биология кабинеталары эшли башлады. Цифрлы лабораторияләр, лаборатор эшләр һәм тәҗрибәләр үткәрү өчен яңа әсбаплар, микроскоплар, ноутбуклар һәм башка кирәк-яраклар булдырылган.
«Үсеш ноктасы сезгә белемнәрегезне киңәйтергә, сәләтләрегезне үстерергә зур мөмкинлек бирә. Киләчәктә, бәлкем, кайсыгыздыр физик, химик, я башка юнәлештә галим булып китәр. Шуңа күрә, заманча шартлардан, яңа технологияләрдән файдаланып, белем алуыгызны, уңышларга ирешүегезне телим”, - диде район башлыгы исеменнән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев