Табар Черкене мәктәбенең уңган куллы балалары көзге табигатьне күзәтә
Көзнең матурлыгын сүрәтләп тә бетереп булмый. Табар Черкене мәктәбе укучылары көзге табигать белән танышты һәм биредә иҗат дөньясына чумдылар.
(12 октябрь, “Апастово-информ”).
Алия Борһанетдинова җитәкчелегендә “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп кенә калмадылар, яфраклардан матур чәчәкләр, букетлар да ясадылар. Алар бу эшләрен “алтын розалар” дип атадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев