Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табар Черкенендә яшәүче Анна Волкованың туган көне чын бәйрәм төсен алды

Табар Черкене авылында яшәүче Анна Волкова 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Аңа зур хөрмәт һәм игътибар күрсәтелде.

(16 декабрь, “Апастово-информ”).


Анна Волкова озак еллар Магнитогорск каласында яшәгән. Туган авылына күченеп кайтуына да шактый еллар узган. Бүгенге көндә ялгызы гомер кичерә. Кызы һәрчак янына кайтып, кайгыртып тора.
“Яшь чагында колхозда эшләдем. Молотов урманнарында булырга, агач кисү эшләренең авырлыгын татырга туры килде. Казахстан якларында да гомер кичердем. 25 ел Магнитогорск каласында эшләп лаеклы ялга чыктым. Югалтуларны да кичердем”, - дип сөйли ул.
Анна әби Волкованың туган көне чын бәйрәм төсен алды. Милли киемнәрдән кызы, авылдашлары, мәдәният хезмәткәрләре дә котлады аны. Сиргей Атакай изге теләкләрен җиткерде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыльфанов, Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин район башлыгының котлауларын ирештереп, бүләкләр дә тапшырдылар.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев