Реклама
Җәмгыять
Табар Черкене мәдәният йортында – “Көз хәзинәсе“
Табар Черкене мәдәният йортында яшелчәләрдән күргәзмә оештырылган һәм нәниләр биредә кунак булган.
(9 октябрь, “Апастово-информ“).
Табигатьнең иң мул чагы. Табар Черкене мәдәният хезмәткәрләре бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимешләрдән бай һәм күңелле күргәзмә оештырганнар. Матур итеп бизәп куйгач, яшелчә, җиләк-җимешләргә җан кергәндәй булган.
Нәни балалар күргәзмә янында кунак булып, яшелчә, җиләк-җимешләрнең төрләре, файдалары турында фикер алышканнар. Бакчаларында ниләр үсүен дә сурәтләргә онытмаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев