Табар Черкене мәктәбе укучылары – бәйге җиңүчеләре
Буа районының Яңа Чәчкаб мәктәбендә Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә Табар Черкене мәктәбе укучылары да актив катнашты.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Конференция берничә юнәлештә эшләде. Биредә төрле районнардан укучылар чыгыш ясады.
Табар Черкене мәктәбе укытучысы Алия Борһанетдинова җитәкчелегендә үз белемнәрен күрсәткән укучылар уңышларга иреште.
Регина Гафурова – беренче, Әминә Әхмәтова, Зилә Гатауллина, Рамина Гафурова икенче урынны яулады.
Кызлар Дипломнарга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев