Табар Черкене мәктәбе яңара
Биредә федераль программа нигезендә, капиталь төзекләндерү эшләре бара.
(24 август, “Апастово-информ”).
“Бүгенге көндә мәктәпне яңартуда 35 кешелек бригада эшли. Крышасын ябып бетердек, фасады әзер. Ишегалдына брусчатка җәелде. Бинаның эчендә – ут кертү, штукатурлау эшләре башкарыла. Эшләр төгәлләнеп килә. Яңа уку елына балаларны уңайлы, төзек, матур бинага кертү өчен тырышабыз”, - диде Апастагы төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис Сафиуллин.
Мәктәп директоры да куанычын яшермәде. Төзүчеләр белән беррәттән, укытучыларның да ремонт эшләренә кушылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев