Табар Черкене мәктәбендә “Тукта, коронавирус” акциясе узды
Табар Черкене мәктәбенең “Яшь армиячеләре” йогышлы һәм куркыныч чирне кисәтү максатында “Тукта, коронавирус” акциясе үткәрделәр.
(7 ноябрь, “Апастово-информ”).
Каникулга чыгар алдыннан әлеге чирнең куркынычы, саклану юллары турында сөйләшенде. Әлеге хакта белешмәлекләр дә таратылды.
Укучылар каникул көннәрендә дә кеше күп җыелган урыннарда булмаска, саклык чараларын төгәл үтәргә, сау-сәламәт килеш укырга килергә сүз бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев