Табар Черкене укучылары ясаган чәчәк бәйләмнәре ашханәне бизәячәк
Табар Черкене мәктәбе укучылары укытучылары Алия Борһанетдинова ярдәмендә матурлыкны күрә белергә, кул астындагы әйберләрдән гүзәллек тудырырга өйрәнә
. Алар көзге яфраклардан да сокланырлык букетлар ясап куйдылар.
-Иң элек укытучы апабыз белән урманга бардык. Андагы гүзәл табигатьне күреп хозурландык, төрле төстәге яфраклар җыйдык. Аннан кайтып чәчәк бәйләмнәре ясадык. Чәчәкләр мәктәп ашханәсен бизәячәк, - диләр укучылар.
“Оста куллар” түгәрәген Алия Борһанетдинова 7 ел алып бара. Укучылар бик теләп һәм яратып йөри. Күп төрле кул эшләренә өйрәнә алар. Барысы да соклангыч һәм бик матур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев