Табар Черкенендә яшәүче Гакифә әби Ярмөхәммәтова бүгенге матур тормышка сөенеп яши
Гакифә әби үзенең якыннары, балалары янәшәсендә 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(10 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
Гакифә әби озак еллар колхозда хезмәт иткән. 4 бала тәрбияләп үстергән. Бүген улы Хатыйп, килене Валентина тәрбиясендә яши.
“Сыер да саудым, бозау да карадым. Кырда борчак, печән дә чаптым. Окоп казу, урман кисү эшләре дә эләкте миңа. Күпне күрдем. Шуңа да бүгенге рәхәт тормышның кадерен беләм”, - ди ул.
Гакифә әби газета-журналларны яратып укый икән. “Йолдыз”ның да килгәнен көтеп кенә тора. Кулыннан дини китаплар төшми. Һәркемгә изге догада яши ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев