Табар Черкенендә яшәүче Хәбибуллиннар матурлык тудырып яши
Хәбибуллиннарның ишегалларына килеп керүгә матурлык дөньясына чумасың.
(2 декабрь, “Апастово-информ“)
Кулланылышта кирәге беткән бер генә нәрсәне дә чүплеккә атмаган алар. Барысына да икенче тормыш бүләк итеп, ишегалларына, бакчаларына үзгә төс керткәннәр. Бакча уртасында кулдан ясалган трактор да, аккошлар да бар. Ишегалдындагы кое, таганнарга да уңган хуҗаның кул җылысы салынган. Бутылкалар чәчәккә әйләнгән, иске уенчыклар түтәл араларын бизәгән, иске чуеннар гөмбә булып “үсеп чыккан”.
“Рәшидә апаң белән бергә матурладык. Ул каяндыр күреп кайта, мин ясап куям. Ул – бизәүче, мин – эшләүче. Җәй көне бигрәк тә матур иде, – ди Рәшит абый.
Рәшит абый эретеп-ябыштыручы серләрен дә яхшы белә, комбайнчы булып та эшләгән. 30 ел газчы һөнәрен башкарган. Лаеклы ялда булса да, тик кенә торырга яратмый. Гел хәрәкәттә, эштә булырга тырыша. Бер эштән дә оялып тормый. Рәшидә апа исә озак еллар сыер савучы булып хезмәт иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев