“Табар” хуҗалыгында җитәкче алмашты
Әлеге хуҗалык җитәкчесе итеп Роберт Габбазов билгеләнде.
(31 июль, “Апастово-информ”).
“Табар” хуҗалыгында район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды. Биредә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды. Ул шулай ук терлекчелек һәм сөтчелек тармагына да тукталды. Уңышны вакытында югалтуларсыз җыеп алуның бүгенге көндә төп бурыч булуын билгеләп үтте.
Киңәшмә ахырында район башлыгы Айрат Җиһаншин “Табар” хуҗалыгына яңа җитәкче тәкъдим итте.
Татарстанның атказанган агрномы Роберт Габбазов Буа районының Выселки авылында туып-үскән. Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
Буа районында агроном, бүлекчә директоры булып эшләгән. Бүгенге көнгәчә “Апас-мол” берләшмәсендә агрохимик булып хезмәт итте.
Район башлыгы яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
“Авыл хуҗалыгы тармагында эшләр өчен бүгенге көндә барлык мөмкинлекләр дә бар. Бердәм булып, игенчелек һәм терлекчелек тармагында яңа технологияләрне кулланып, аңлашып эшләргә язсын”, - дип теләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев