Табиб тиешлесен алсын
Республика Президенты вируска каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүдә игътибарлы булырга һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларына бирелә торган суммаларда аерма булмасын дип кисәтте.
(15 май, "Апастово-информ").
Медицина хезмәткәрләренә вирус белән зарарланган авырулар белән эшләгән өчен өстәмә түләүләр үзвакытында һәм ачык булырга тиеш, дигән бурыч куйды бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
"Медикларга өстәмә түләү мәсьәләсендә бик төгәллек күрсәтергә кирәк. Федераль Министрлыкларга һәм Федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында вируслы кеше булырга мөмкин. Шуңа күрә, аңлатырга кирәк. Санитар машиналар аерылып калмасын", - диде Миңнеханов.
Элегрәк, Россия Президенты Владимир Путин вирус белән авыручыларны дәвалаучыларга өстәмә түләү өчен регионнарга 10 миллиард сум акча бүленгәнлеген әйткән иде.
Айлык өстәмә түләү медицина хезмәткәренең вазифасына карап, 25 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев