“Табигать анасы биргән дарулар белән кулланып калырга кирәк”
Үз вакытында үләннәр нигезендә әзерләнгән дарулар сырхаулардан бердәнбер коткару чарасы булган. Алар бүгенге көнгә кадәр актуаль булып кала.
(17 июль,Алинә Галимҗанова,"Апастово-информ").
Халык медицинасы хәзер дә медикаментларга альтернатива буларак дәвалый торган чаралар тәкъдим итә. Шуны аңларга кирәк, дару үләннәре дөрес кулланганда гына нәтиҗәле. Дөрес кулланмаган очракта алар хәл начараюның сәбәп булырга мөмкин.
Бүгенге көндә даруханәләрдә рәсемле һәм тулырак инструкцияләр салынган пөхтә тартмаларга төрелгән бик күп шифалы үсемлекләр сатыла. Мондый үләннәрне сатып алганда чимал сыйфатында шикләнергә кирәкми. Әмма тәҗрибәле кешеләр үз куллары белән җыелган чималны нәтиҗәлерәк булуына ышандыралар.
Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче Саттаров Әкрам абый һәм Саттарова Рушания апа да дару үләннәре җыю белән шөгельләнәләр. Үзләре алар Казан шәһәреннән, әмма авыл күбрәк тарта аларны, шуңа күрә бирегә бик еш кайталар. Аеруча җәй айларында алар төпләп авылда яшиләр. Шушы ел фасылының бер көнен дә файдасыз үткәрмиләр алар.
- Җәй - дару үләннәре белән запаслану өчен менә дигән вакыт ул. Үсемлекләр күп төрле дәвалау үзлекләренә ия һәм алар ясалма витаминнарга бик яхшы альтернатива, - ди Рушания апа.
Рушания апа дару үләннәре җыюның төп кагыйдәләре белән бүлеште.
1) Үләннәрне коры һавада, иртәнге сәгать 10 – 11дә, чык кипкәч җыялар;
2)Яфракларны һәм чәчәкләрне пычак белән кисәләр яки саклап кына астан өскә хәрәкәтләр белән өзәләр;
3)Дару үләннәрен күләгәдә, җилләнә торган биналарда киптерәләр һәм пыяла банкаларда, кәгазь пакетларда яки картон коробкаларда саклыйлар.
-Иң мөхиме, үзең танып белгән үләннәрне генә җыерга кирәк. Белмәгән үләннәрне җыеп үзеңә зыян да салып була,- дип кисәтә Әкрам абый. Гадәттә, Рушания апа белән Әкрам абый юкә чәчәген, мәтрүшкәне, ромашка чәчәкләрен, сары чәчәкне, зверобой үләнен хәтта гади кычытканны да җыялар.
-Кибет дарулары белән мавыкмыйбыз без, балаларыбыз, туганнарыбызны да шунарга өндибез. Табигать анасы биргән дарулар булганда кулланып калырга кирәк. Әмма барысының да чиге бар, бөтен әйберне аңлап кабул итергә мөхим,- дип бүлешәләр.
Шулай ук, умартачылык белән шөгельләнә бу тырыш гаилә. Тагын бер витамин чыганагы. Аларның тәмле, сыйфатлы, файдалы балларын тирә-як күршеләр авыз итмичә калмады, бугай. Шушы дару үләннәре белән дә бик яратып бүлешә Рушания апа.
Биредә эш энергетикада да. Шушы үләннәрне җыйганда аларның файдасы турында уйланыла бит, ансы да бер дәва, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев