-Кибермошенниклар акча урлауның яңа ысулларын апаслыларда тагын сынап караган. Нәтиҗәсе мондый-алар кармагына кабучыларның банк карталарыннан 100 мең сумлап акчасы юкка чыккан. Бу кырыкалдарларны табуы, бигрәк тә урланган акчаларны кире кайтару бик кыен һәм озак вакытны ала,-ди район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәте җитәкчесе Раил Гатауллин.
-Алар беренче очракта нинди тозак корган?
-Барысы да гади, уйланылган һәм кешенең беркатлылыгына, артык ышанучан булуына нигезләнгән. Соңгы атнада булган ике очрак турында сөйләп, аңлатып үтим әле. Аларның телефонына СМС- хәбәр керә. Кемнән, ни турыда-текст кесә телефоны дисплеена чыгарылмый. Абонент алдын-артын уйламыйча бу хәбәрне укыйм дип СМСта булган ссылка буенча күчеп аны ача. Баксаң бернинди хәбәр дә юк, тагын ача, тагын-хәбәр килми. Шуннан аны ябып, реестрдан сызып ук ташлый. Ә мошенникка шул гына кирәк-аның буш хәбәре эчендәге махсус вирус автомат режимда абонентның телефонына кереп урнаша һәм алданучы СИМ-картасы хәтерендә булган шәхси мәгълүматларны бик җиңел генә аферист СИМ-картасына күчереп куя. Бу бер-ике секундта башкарыла торган электрон операция. Очраклы саннар, исемнәр комбинациясе программасын кулланылып, бу ялган СМСта хәтта сезнен исемегез дә язылган булырга момкин.
-Икенче алданучы тарихы нинди?
Икенче бер апаслыны тагын шундый ук схема-программа буенча алдыйлар. Монысына имештер, карточкасында акчасы булган банк хезмәте электрон хәбәр җибәрә. Абонент хәбәрне ача-"...техник сәбәпләр аркасында сезнең банк карточкасындагы исәп ялгыш ябылган""... Шуннан апаслы үзен "банк хезмәткәре" булып таныштырган мошенник белән элемтәгә керә Телефонның теге башында шундук алалар, сөйләшә башлыйлар. Әңгәмә вакытында алданучы апаслы аңа үзенен карта номерларын һәм парольне әйтә, теге ялган банк хезмәткәренең мең-мең гафуын да кабул итә әле... Тиздән аферистның тозагына кабучыга банк исеменнән тагын бер СМС-хәбәр килә-аның банк исәбендә электрон карточкада сакланучы 50 мең сумын алганнар. Ул шундук банкка чаба-дөресе дә шулай икән бит. Ачыкланган акчаларны алу, башка исәпкә күчерү исә санаулы секунд-минутларны ала-хәзерге технологияләр әнә шундый. Бу физик затлар буенча шулай, акчаны башка счетка күчерү операциясен өзүе бик кыен. Юридик затлар исәбеннән ялган, вируслы СМС-хәбәр нигезендә акчаны башка исәпкә күчерүгә якынча бер тәүлек кирәк булуы ихтимал-мошенниклык гамәлен алдан ук ачыклап өлгерсәк, һич югы аның нинди исәпкә күчерүләрен ачыклап, банк операциясен өзү мөмкинлеге зуррак.
-Алданган апаслылар югалган акчаларын кире кайтара алырмы икән соң инде болай булгач?
-Кибераферистлардан зыян күрүче апаслылар бу очракта исә инде эш узгач кына гариза язарга дип район эчке эшләр бүлегенә килде. Без инде үз чиратыбызда Закон нигезендә эш кузгаттык, тикшерү эшләре бара.
-Икенче очракта кибермошенниклар нинди тозак корган?
-Бик гади схема-банк исеменнән аның кесә телефонына "...Сезнең акча счеты блокировкаланган" дигән ялган хәбәргә ышанган ул. Чынлыкта банк беркайчан да үз клиентына мондый хәбәр җибәрми, акча счеты турында да СМС-хәбәр аша сөйләшми. Һәр банкның бу очракта түләүсез "кайнар линиясе" бар-иң башта шул номерның дөрес булуына инаныгыз. Моның эчен сезнен кулда банк карточкасы бар, шуны каршыгызга куеп саннарны чагыштырып карагыз, анда дөрес "кайнар линия" телефон номеры язылган. Шул саннарны җыеп банк белән өй телефоныннан шалтыратып белешсәгез тагын да яхшырак булачак. Чөнки, ялган, эчендә вирус кармагы булган СМС-хәбәрләрдә мошенниклар хәзер халык күнеккәнчә башта бөтен түләүсез "кайнар линия" саны башлаган беренче 8-800-... саннарын куллана башлады.
-Мондый тозакка эләкмәс өчен кеше нишләргә тиеш соң?
- Таныш булмаган номердан килгэн сообщение-СМС-хәбәрләрне ачмаска гына кирәк. Телефон буенча беркемгә банк картасы номерларын, парольне, үзегезнен шәхси мәгълүматларны бирә күрмәгез, чөнки алар болай да банкта бар. Бу кисәтү чараларын "Авито" һәм башка операторлар, программалар аша алу-сату
Нет комментариев