Тагын бер ай вакыт калды, өлгерерсезме?
Районда 14 октябрьдән аналоглы телевидение сигналлары таратучы ретранслятор аппаратурасы сүндерелеп, санлы телевидениегә күчәчәкбез.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин:
-Татарстан хөкүмәте карары буенча безнең районның 6 авылы-Түбән Барыш, Зур Болгаер, Себерче, Колгына, Акхуҗа һәм Шәмбалыкчы авылларында санлы телевидение сигналлары начар тотылачак дип билгеләнгән,-дип кисәтә. -Шушы авылларда яшәүчеләргә тиешле документларын туплауны сузмаска өндим. Карар нигезендә шушы авылларда санлы телесигнал кабул итү өчен спутник тәлинкәсе куючыларга дәүләт тоткан чыгымнарының 7300 сумын кире кайтарып бирә. Бүгенгә бу мөрәҗәгать белән район халыкны социаль яклау идарәсенә Түбән Барыш һәм Шәмбалыкчы авылларында яшәүче ике генә гаилә мөрәҗәгать итте әле. Карар буенча санлы телевидение карау өчен (аның егерме каналы түләүсез) район үзәген дә кертеп, барлык авылларда махсус өй антеннасы, приставка сатып алучыларга шулай ук 2000 сумга кадәр акчасы компенсацияләнә, ягъни кире кайтарыла. Бу программада аерым категория граҗданнар гына катнаша ала. Болар-күп балалы гаиләләр, инвалидлар, яше җитмештән узган, ялгыз яшәүче пенсионерлар һ.б. 10 сентябрьгә бу мөмкинлектән Апастан 4, Табар Черкене авыл җирлегендә һәм Заготзерно бистәсендә яшәүче 2 гаилә генә файдаланды.
Авыл җирлекләре башлыклары үз хезмәт вазифаларын төгәл һәм катгый үтәргә тиеш. Халык арасында киң аңлату эшләре алып бару, кешеләргә кирәкле документлар туплауда булышу-аларның төп бурычы. Дәүләт булдырган мөмкинлектән тулысынча файдаланыйк!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев