Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Тагын бер Луиза Хәйруллина": Башкортстанда бер хатын банктан 43 миллион сум чәлдергән

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Калинин районындагы “Открытие” банкы бүлекчәсеннән зур сумма акчалар урлауны ачыклаган. «Вести-Башкортостан»га хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр итүенчә, шушы ук банктан җәен Лилия Азнабаева 6,5 миллион сум акча үзләштерү эшен тикшергәндә әлеге факт та билгеле булган. Шулай итеп, финанс оешмасында бер генә хезмәткәр акча үзләштермәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, банк белән идарә итүче ханым 2,5 ел дәвамында кассадан акча үзләштереп яткан – урланган акчалар суммасы 43 миллионнан артып киткән.    “2017 ел гыйнварыннан алып 2019 елның июленә кадәр банкның тагы бер хезмәткәре белән касса узелыннан берничә тапкыр акчалар үзләштергән. Җитмәгән акчаларны яшерер өчен офис управляющие һәм аның җинаятьтәше банк клиентларының исәпләрен ябуны рәсмиләштергән. Шулай итеп, 50ләп вкладчикның исәпләре ябылган”, - дигән комментарий бирәләр БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә.    “Зур күләмдә акчалар үзләштерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Шушы ук маддә буенча Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк” бүлекчәсе кассиры Луиза Хәйруллина әле тикшерү изоляторында утыра.    “Медиакорсеть” хәбәр итүенчә, бу карак – Уфада яшәүче 39 яшьлек Лиана Латыйпова. Ул Первомайская урамында урнашкан “Открытие” банкының офисында эшләгән. Аның әтисе соңгы елларда яман шеш авыруыннан интеккән. Бәлки, акчалар аны дәвалау өчен кирәккәндер дигән фаразлар да бар.  6,5 миллион сум акча урлаган Лилия Азнабаеваны кулга алганда, Лиана Латыйпова әтисен карар өчен отпуск алган булган.    Тикшерү вакытына Лиана Латыйпованы һәм тагы 3 хезмәткәрне, Лилия Азнабаева белән элемтәдә булганга, эштән азат итеп торганнар.  Шулай итеп, Уфадагы “Окрытие” банкы бүлекчәсенең ике хезмәткәре дә банк караклары “галереясын” тагы да тулыландырды. Ә бар да Луиза Хәйруллинадан башланган иде...

Автор : Шакирҗанова Әлфия

Чыганак: gtrk.tv

Фото: directmap.ru/ mkset.ru

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26643

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев