Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таһирә Шәфигуллина: “Күчтәнәчләребез тәннәрен дә, күңелләрен дә җылытсын”

Апасның Кыр урамында яшәүчеләр мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән күчәнәчләр тапшырдылар.

(7 декабрь, “Апастово-информ”).


Райондашыбыз Таһирә апа Шәфигуллина урамдашлары, күршеләре белән игелекле гамәл кылдылар. Алар редакциябезгә мобилизацияләнгән кешеләр өчен күчтәнәчләр китерделәр. Күчтәнәчләр арасында кышкы салкыннарда киеп йөрергә бәйләгән җылы оекбашлар, бияләйләр, хәрби-кыр госпитальләренә одеялолар да бар. Җәүдәт абый Гайфуллин үз хуҗалыгыннан өлеш чыгарып, хәтта дүрт банка бал да алып килгән.
Баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева өлкәннәргә олы рәхмәтен әйтеп, күчтәнәчләрне “Алга” яшүсмерләр клубында оешкан пунктка тапшырачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев