Таһир Һадиев: Конституциягә төзәтмә кешеләрнең табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк
ТР Дәүләт Советының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары илнең Төп законында әйләнә-тирә мохитне саклау өстенлеген беркетүнең кирәклеген ассызыклады.
(19 июнь, “Апастово-информ“).
Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга кагылышлы Законга төзәтмәләр кертү Россия Президентының һәм депутатларның закончалыклы алымы булып тора. Бу – ил һәм дөнья кешеләренең әйләнә-тирәсендә чисталык булсын өчен эшләнә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев белдерде.
«Бу - Президентыбызның да, депутатларның да безнең илебез, тирә-ягыбыз, йортыбыз чистарак булсын өчен законлы рәвештә якын килүе. Һәркем балаларыбыз һәм үзебезнең саф һава сулавын, суга якынрак булуын тели. Ә соңгы йөз ел эчендә без бик күп нәрсәләр эшләдек", - диде ул.
Акрынлап Россия җәмгыятен экология мәсьәләләре борчый башлый. Әмма бер көндә генә барлык кешеләрнең дә бу мәсьәләләргә мөнәсәбәте үзгәрә алмый. Россиядә алып барыла торган мондый эзлекле һәм планлы эшләр барышын башкача карарга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Һадиев.
«Бер көндә кешене үзгәртү бик авыр, ә акрынлап мондый эш барачак. Вакыт узачак, һәм без үзебезне үзебез танымаячакбыз. “Без алдан ничек шулай эшли алдык?“ – дип әйтәчәкбез, диде спикер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев