Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Талия әби ил башлыгының котлавын алды

Тутай авылында гомер итүче атказанган агроном Талия әби Хәсәнова улы Рафаэль, килене Гөлинә тәрбиясендә яши. Тормышыннан бик тә канәгать ул. - Бу йортта килен булып 23 ел яшим. Әниебез өйнең йозагы да, бизәге дә. Әле дә тик тормый, йорт эшләрендә булышып тора. Бик зур рәхмәт аңа. Сәламәтлектә 95 яшьлеген дә...

Тутай авылында гомер итүче атказанган агроном Талия әби Хәсәнова улы Рафаэль, килене Гөлинә тәрбиясендә яши. Тормышыннан бик тә канәгать ул.

- Бу йортта килен булып 23 ел яшим. Әниебез өйнең йозагы да, бизәге дә. Әле дә тик тормый, йорт эшләрендә булышып тора. Бик зур рәхмәт аңа. Сәламәтлектә 95 яшьлеген дә уздырырга язсын Ходай, - ди килене Гөлинә апа. Олы кызлары Розаҗиһан апа Рәхимова Мәскәүдән кайткан.

- Без биш бала үстек. Барлык эшләрне дә әни бүлеп бирә иде. Иртүк торып кайнар ризыгын, кабартмасын пешереп куя иде. Үзе ничек тырыш булса, безне дә шуңа өйрәтеп үстерде. Аңа сәламәтлек, тынычлык, шатлыклы көннәр телибез, - диде ул. Талия әби дә тормышының рәхәтлегенә шатлануын, юбилее белән котларга килүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев