Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тәмле дип ашагач рәхәт”

Ризыкларның ниндиләрен генә әзерләмибез хәзер. Табын тутырып пешереп өябез. Халкыбызның милли ризыкларыннан тыш, тормышыбызга яңа килеп кергәннәре дә бар.

 Әҗемдә яшәүче Гүзәл Ситдикова да якыннарын төрле-төрле ашлар белән сыйларга ярата.
Соңгы вакытта ул япон кухнясы ризыгы – роллылар ясарга өйрәнгән. Әниләре пешергәнне балалары бигрәк тә яратып ашый.
-Күңел биреп эшләгәч барысы да тәмле килеп чыга. Иң мөһиме – курыкмыйча тотынырга кирәк. Тормыш иптәшем Радик нәрсәгә тотынып карасам да, хуплап чыга. Мактый-мактый ашаучылар булганда гел пешерәсем килеп тора. “Тәмле” дип ашагач рәхәт, - ди ул үзе.
Яшьлеге, җитезлеге ташып торган ханым кулларында ут уйната. Шул ук вакытта гадилеге, гүзәллеге, тыйнак елмаюы белән дә үзенә карата. Хәрәкәтләренә күз иярми. Тиз арада өстәле дә йорт ризыклары белән тула. Аш бүлмәсендәге тәмле исләр барлык өйгә тарала. Уллары да иртән тәмле камыр, ризык исенә уяна.
-Бәлеш, гөбәдия, төрле эчлекле пироглар, торт, чәк-чәкләрне бик яратып пешерәм. Өй токмачы, пилмәннәремне дә якыннарым яратып ашый. Роллы ясау эшенә сеңелем этәргеч бирде. Иң беренче аның тәкъдиме белән пешердем. Үзем дә бу ризыкны бик ярата идем. Шуннан өйрәнеп киттем. Интернеттан карап серләренә төшендем. Хәзер җиңел генә ясап куям, - ди аш-су остасы.
Ясаган саен, үз тәҗрибәсеннән чыгып осталыгын камилләштерә бара Гүзәл. Эчлеген мулрак салырга, дөгене бүрттергәндә игътибарлырак булырга киңәш итә ул. Роллының эчен төрләндереп тора. Берсенә тавык ите салса, икенчесенә креветка, балык куя. Өсләрен бизәп тә куйгач, өй шартларында пешкән дип уйламыйсың да.
- Бөгене нори (суүсемнәр) өстенә куйгач, кулны юешләп, аны жәлләмичә басарга кирәк. Дөге басылып бетмәсә, ул авыр киселә. Кыярның кырыйларын гына алам. Чөнки уртасы суланып китә. Дөге юешне яратмый. Үзем түгәрәк дөге сайлыйм. Төргәндә инде норины тышта да, эчтә дә калдырам. Фантизиям ничек куша, шулай ясыйм, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев