Реклама
Җәмгыять
Танаево авылында гомер итүче Мария апа Мищирякова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Туган көне уңаеннан тыл ветераны Мария апа котлаулар кабул итте.
(26 октябрь, “Апастово-информ”).
Мария апаны җирлек башлыгы Ринат Сатдинов котлады. Ул юбилярга Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды, җирлектә яшәүче халык исеменнән җылы теләкләрен ирештереп, истәлеккә җылы юрган бүләк итте.
Мария апа гомерен колхоз хезмәтенә багышлаган. Фермада дуңгыз караучы, сыер савучы булып эшләгән. 8 бала тәрбияләгән.
Бүгенге көндә улы Михаил белән гомер кичерә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев