Реклама
Җәмгыять
Танай-Турай авылында яшәүче Марс абый белән Фәнилә апа Бикбаевлар гомер сукмагыннан 60 ел буе бер адымда атлый
Авылның хезмәт сөючән, тырыш, үрнәк гаиләсе, сөеп үстергән өч баласына, оныкларына һәм оныкчыкларына иң зур терәк алар.
(14 октябрь, “Апастово-информ”).
Гаилә башлыгы Марс абый Бикбаев Танай-Турай авылында туып-үскән. Армия хезмәтеннән кайткач, әнисе ризалыгы белән читкә –Үзбәкстан якларына чыгып киткән.
- Әнинең туганнары Үзбәкстан якларында төпләнеп калдылар. Мин алар янына яшәргә киттем. Эшкә урнаштым. Монтер булып хезмәт иттем, - дип искә алды Марс абый читтә яшәгән вакытларын.
Тыйнак, сөйкемле Фәнилә апа тумышы белән Башкортстан якларыннан. Әнисенең сеңелесенә ияреп чыгып киткән кыз бәхетен Үзбәкстан якларында эзләп таба. Ерак Үзбәкстан Татарстан егете белән Башкортстан кызын кавыштыра, язмышларын мәңгелеккә бәйли.
- Авылдашыбызга ияреп, өебезгә килгән егет, күңелемә үтеп керде. Таныштык, аралашып киттек. Өйләнештек. Бергә яши дә башладык шулай. Беркөнне Марс әнисеннән хат алды. Ул анда энесенең мәктәпне тәмамлавы һәм укырга керәсе килүе хакында язган иде. Марс озак уйламады, “мин әтигә энемне укытам дип вәгъдә бирдем”, дип авылга кайтырга булды”, - дип сөйләде Фәнилә апа.
Танай-Турай авылында кайтып төпләнгән мизгелләре Фәнилә апаның бүген дә күңелендә саклана.
“Кайттым. Беркемне белмим. Көтүдән сарыклар кайтканны күрсәм дә, күңелем тула. Авылым искә төшә. Моңсу булып китә иде. Шулай әкренләп ияләштем...” – ди ул елмаеп.
Марс абый белән Фәнилә Бикбаевлар тырышып-тырмашып үз көчләре белән йорт өлгертәләр. Йорт өчен агач булдыру максатыннан Марс абый Марий урманнарында да эшләп кайта. Озак еллар колхозда хисапчы вазифасын да башкара. Фәнилә апа төрле эшләрдә эшли: кибеттә дә, балалар бакчасында да хезмәт итә. Соңыннан ындыр табагында эшләп, лаеклы ялга чыга. Гаиләдә дүрт бала дөньяга килә. Тик, кызганыч бер кызлары 9 яшендә фаҗигале төстә вафат була. Авыр кайгыны бергә җиңеп, тормышны дәвам итә алар. Югалту ачысы күңелләрен теләгәләсә дә, яшәргә көч табалар. Гаилә мәшәкатьләрен, авырлыкларын, сынауларын сабыр гына үткәрәләр.
-Төрле чаклар булды. Әмма аерылу дигән уй беркайчан да башыбызга кермәде. Ачуланышкан вакытта дәшми йөри идем. Берничә көн үткәч, Марс җайлап кына, назлы итеп үзе беренче эндәште. Йөрәксенгән вакытлар була инде ул, әмма хатын-кыз буларак барыбер туктап, тыелып каласын, - ди Фәнилә апа.
Марс абый белән Фәнилә апа Бикбаевлар кече уллары Марат һәм киленнәре Ләйсән, оныклары янәшәсендә гомер кичерәләр.
- Киленебездән дә бик уңдык. Безнең Ләйсән бик сабыр, тырыш ул. Аңлашып яшибез, - дип сөенәләр алар.
Бикбаевлар гаиләсе гөрләп тора. Хезмәтне дә үз итә алар. Бик күпләп кош-кортлар, мал-туарлар асрыйлар. Якында яшәүче кызлары Эльвира да көн саен кереп хәлләрен белеп, ярдәм итеп тора.
- Әти белән әни миңа һәрвакыт зур терәк булдылар. Балаларымны да бергәләшеп үстереп, аякка бастырдык. Бик зур рәхмәт аларга. Мәңге яшәсеннәр, - дип тели кызлары Эльвира апа Хәтмуллина.
Алтмыш ел алты көн бек узып китсә дә, Марс абый белән Фәнилә апа Бикбаевлар өчен аның һәр мизгеле кадерле. Гомер көзләрен дә иңне-иңгә куеп каршылаган Марс абый белән Фәнилә апаның пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев