Танай-Турай авылында яшәүче Суфия әби Гафурова Ил Башлыгының котлау хатын алды
Акъәби 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
(11 апрель, “Апастово-информ”).
Суфия әби күрше Идрәз авылында туып-үсә. Балачактан ук авыр хезмәт белән сыналып үскән, олы тормышта авырлыклар алдында сынмаган горур хатын-кыз ул. Тормыш иптәше Касыйм абый белән 50 елдан артык парлы гомер кичереп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, Касыйм абыйны һәм янәшәдә яшәгән Рәшит исемле улын ул бик иртә мәңгелеккә югалткан. 2 ел элек иңне-иңгә куеп гомер кичергән килене Рузалия апаны да соңгы юлга озаткан. Бүгенге көндә ул кызы Гөлира тәрбиясендә яши. Көн саен 5 вакыт намазын укый, изгелек теләп, догалар кыла.
“Тормышта төрле чаклар булды. Авырлыгын да, шатлыгын да кичердем. Тырыш, сабыр булдым”, - дип искә ала акъәби.
Суфия әби 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты буенча эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлап, Ил Башлыгының котлау хатын, район башлыгының тәбрикләүләрен ирештерделәр, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, акъәбине җылы теләкләре белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев