Танай-Турай авылы китаплы булган
Танай-Турайлыларның күптәнге хыялы тормышка ашкан. "Танай-Тураем - моңлы кураем" дип исемләнгән авыл тарихы, аның данлыклы кешеләре турында язылган китап дөнья күргән. Аны үз инициативасы белән Танай-Турай авылында туып үскән, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче Ринат белән аның тормыш иптәше Нурдидә Шәйхетдиновлар гаиләсе нәшер иткән. Ринат Шәйхетдинов хәрби хезмәттән кайткач, 1975...
Танай-Турайлыларның күптәнге хыялы тормышка ашкан. "Танай-Тураем - моңлы кураем" дип исемләнгән авыл тарихы, аның данлыклы кешеләре турында язылган китап дөнья күргән. Аны үз инициативасы белән Танай-Турай авылында туып үскән, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче Ринат белән аның тормыш иптәше Нурдидә Шәйхетдиновлар гаиләсе нәшер иткән. Ринат Шәйхетдинов хәрби хезмәттән кайткач, 1975 елда Мәскәүгә китеп, эретеп ябыштыручы булып эшли. Күрше Тәтеш районы Олы Тормы авылы кызы Нурдидә белән гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 1997 елда ул хезмәтләре өчен Мәскәү шәһәренең 850 еллыгына багышланган медаль белән бүләкләнә. 2012 елда авылга кайткач, Кәлимулла Вәлиуллинның Танай-Турай авылы тарихы, кешеләре турында бер дәфтәрдә язылган истәлекләре кулларына килеп керә аларның. Моңа кадәр гаилә архивында әтиләре Салих Шәйхетдинов һәм Миңнеҗиһан Батырова язып калдырган истәлекләр дә сакланган була. Боларның барысын архивларда тикшерәләр, документлар туплыйлар. Мәскәү белән Танай-Турай арасын ай саен таптый Ринат Шәйхетдинов. Һәм шул рәвешле биш ел дәвамында алып барган эзләнүләрен китап хәленә җиткерә. Китапта авыл тарихының борынгы дәверләре, топонимик атамалары, төрле еллардагы ревизия кенәгәләре, яңа хакимият еллары, Бөек Ватан сугышы чоры, авылда яшәгән һәм бүген дә яшәүче кешеләр, аларның нәсел-нәсәпләре, дәүләт бүләкләре ияләре, авылның күренекле әкиятчесе Кәлимулла Әхмәдишин хакында язылган.
-Озак еллар читтә яшәсәм дә, күңелем белән гел авылда йөрим. Авылым турында китап чыгару да күптәнге хыялым иде. Бу хыялымны тормышка ашыруда беренчеләрдән булып тормыш иптәшем ярдәмгә килде, туганнарым, авылдашларым, дусларым да уемны хуплады. Аларның барысына да зур рәхмәтемне белдерәм. Китапны һәм читтә яшәүче турайлыларга да өләшеп чыктык. Авылдашларым күңеленә хуш килер дип уйлыйм, - ди ул.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев