Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танай-Турай авылы клубында “Пар канатлар“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте

"Мәхәббәт" дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Анда...

"Мәхәббәт" дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр

Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Танай-Турай авылы клубында "Пар канатлар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә әнә шундый, йөрәк түреннән чыккан сүзләр белән башланып китте. Ә алып баручылар Гөлия һәм Альберт Сәләхетдиновлар башкаруында "Яшәп туймадык әле" дигән җыр бу кичәгә аерым бер серлелек, ямь бирде.

Сәхнә түренә шушы авылда гомер кичерүче үрнәк гаиләләр чакырылды. Фәнилә апа һәм Марс абый Бикбаевлар гаилә корып яши башлауларына 53 ел вакыт узган икән. Фәнилә апа башкорт кызы, шуңа да башкортча бик матур итеп биеп тә күрсәтте. Бу гаиләдә берсеннән-берсе уңган ике кыз, бер егет үскән. Өлкәннәр балалары, оныклары уңышларына сөенеп бәхетле картлык кичерәләр. Үзләренең тату гаилә серләре белән дә уртаклаштылар алар.

- Тормыш булгач, төрле вакытлар булгандыр. Шул чакларда бер-береңә ихтирамны югалтмаска, сабыр булырга кирәк, - диде Марс абый.

Роза апа белән Рифкать абый Вафиннар икесе дә шушы авылда туып-үсеп, бер чишмә суын эчкәннәр. бергә гомер итүләренә 40 елдан арткан. Бер көн дә калмыйча колхозда эшләгәннәр, илгә-көнгә лаек балалар да үстергәннәр. Рифкать абый оста гармунчы да икән, Роза апа аңа кушылып җырлап та күрсәтте. Гармунчы бию көе уйный башлагач залдагылар да түзмичә, биергә чыктылар. Кичә шундый күңелле барды, беркем ялындырып тормый биредә, җырлыйлар да, бииләр дә. Тамашачы гөрләтеп кул чаба. Клуб мөдире Гүзәл Вафина белән алып баручы Гөлия Сәләхетдинова әнә шулай бәйрәм иттерәләр авылдашларын. Рифкать абый бик мәзәкчән дә булып чыкты. "Ачуланышкан чакларыгыз булдымы?" дигән сорауга да: "Ачуланышкан чакларда саф һавага чыгарга кирәк, мин менә 42 елның 35 елын саф һавада үткәрдем", - дип мәзәкләп җавап бирде.

Галәмдә бер генә әйбер дә бер-берсенә охшамаган. Ә кеше язмышы турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә һәркем яратырга, яратылырга, бәхетен табарга килгә. Борынгылар тикмәгә генә: "Мәхәббәт" дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр", - дип әйтмәгәннәр шул. Бу кичәдә катнашучы парларның, алар ничә генә яшьтә булсалар да, йөзләрендә сөю нуры уйный, бер-берсеннән күзләрен алмыйлар. Өченче пар - Люция һәм Фазыл Хәсәновларның парлы тормышка аяк басуларына 22 ел вакыт узган. "Миңа насыйп яр еракта түгел, бакча башында гына иде. Яшьтән бер-беребезне белеп, дуслашып йөрдек. Бер егет, бер кыз үстерәбез, без бик бәхетле гаилә", - ди Фазыл. Ул оста гармунчы да әле. Улы белән район сәхнәсендә дә чыгыш ясыйлар, искиткеч матур җырлыйлар алар.

Бу үрнәк гаиләләр турында залда утырган авылдашлары да үз фикерләрен, мактау сүзләрен җиткерделәр. Ә җырчылар Альберт һәм Гөлия Сәләхетдиновлар, Илназ Мостафин, Миләүшә Хисамова, Алсинә Фәсхетдинова иң матур җырларын бүләк иттеләр. Әдәби-музыкаль кичә бер мизгелдәй узып китте. Әмма ул бу бәйрәмгә килүчеләрнең күңелендә озак сакланачак әле. Афәрин, булдырасыз, турайлылар!

Бәйрәм чарасында куратор, район пенсия фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культурная жизнь Апастово