Танылган рәссамнар иҗат иткән картиналарын апаслыларга тәкъдим итте
Районда 2 атна дәвамында Россия һәм Татарстан рәссамнарының пленэр-симпозиумы узды.
(16 июнь, “Апастово-информ”).
Район җитәкчелеге һәм Бөтенрәсәй рәссамнар союзы әгъзалары тарафыннан районның гүзәл табигатен, вакыйгаларын һәм шәхесләрен чагылдырган сурәтләр ясау турында килешү төзелгән иде. Әлеге килешү нигезендә узган пленэр-симпозиум Апаста Илебезнең төрле төбәкләрендә иҗат итүче танылган рәссамнарны җыйды. Татарстаннан, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм Кыргызстаннан, Әрмәнстаннан 30лар рәсем сәнгате остасы 2 атна дәвамында ачык һавада Апасыбызның тарихи, истәлекле урыннарын, шәхесләрен, гүзәл табигатен сүрәтләп, картиналар яздылар. Әлеге картиналарны район мәдәният йортында узган тәкъдир итү кичәсендә райондашлар игътибарына тәкъдим иттеләр, бүләк итеп тә калдырдылар.
Рәссамнар теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга хөрмәт белдерделәр.
“Апас районы күңелдә бары тик соклану хисләре калдырды. Биредә бар да чиста, төзек, табигать тә саф, күңелгә рәхәтлек бирә”, - диделәр алар.
Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарның 90 эше Апас туган якны өйрәнү музеенда “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсендә дә урын алды. Рәссамнарга район җитәкчелеге тарафыннан хөрмәт күрсәтелде, рәхмәт хатлары тапшырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев