Реклама
Җәмгыять
Тәртип өчен “икеле” куярга ярамый!
Педагог укучының начар тәртибенә ничек җавап бирә ала?
Укучыларга тәртип өчен “икеле” куярга ярамый. Мәскәү өлкәсе мәгариф министрлыгында бу хакта искә төшерделәр. Ведомствоның телеграм-каналында мондый педагогик практика законсыз, ә мәктәптә билге бары тик белем өчен генә куелырга тиеш, диелә.
"Тәртип өчен" билге кую бөтенләй тыела. Әгәр мондый хәл килеп чыкса, ата-аналарга сыйныф җитәкчесенә яки мәктәп директорына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, — дип билгелиләр хәбәрдә.
Белгечләр ассызыклаганча, әгәр бала тәртип бозса, педагог аңа кисәтү ясарга хокуклы. Системалы рәвештә тәртип бозган очракта укучының әти-әнисен белем бирү учреждениесенә чакыралар һәм бу хәлне хокук бозуларны профилактикалау буенча мәктәп советында тикшерәләр.
Элегрәк гаилә психологы Виктория Дмитриева мәктәп — тормышның гадәти өлеше, кайчагында күңелле, кайчагында бик үк түгел, өлкәннәр моңа тыныч карарга һәм балага шуны җиткерә белергә тиеш, дип сөйләде. Укытучыларның никадәр яхшы мөнәсәбәттә булуына һәм мәктәптә педагогик составның ничек еш үзгәрүенә игътибар итү мөһим. Шуны истә тотарга кирәк: сыйныф җитәкчесенең сезнең балага нинди мөнәсәбәттә булачагын алдан әйтеп булмый.
Психолог гади генә тикшерү үткәрергә киңәш итә. Моның өчен педагогка: "Әгәр балалар тыңламаса һәм аларның берсе өй эшләрен еш кына башкарырга онытса яисә үзен начар тотса, Сез нәрсә эшләячәксез?” — дигән сорау бирергә кирәк. Әгәр педагог “балалар — ул балалар инде, барысы да булырга мөмкин, нәрсәдер уйлап табарбыз " дип җавап бирә икән — бу яхшы билге. Әгәр укытучы “барысы да гаиләдән килә” дисә, монда сак булырга кирәк, димәк, ул укучының тәртибе һәм укуы өчен җаваплылыкны ата-анага күчерергә тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев