Ташбака, күркә һәм ат - ниләр генә юк монда
Үзебезне зоопарктагы кебек хис иттек.
Җәйге ялның бер көнендә укытучыбызның хәлен белергә барган идек. Безне зур гына бер эт каршы алды. Гадәттә чит кеше кергәч, этләр өрә торган була. Ә Мая (этнең кушаматы) бик акыллы эт булып чыкты. Бик зур булуына карамастан, без аны сыйпадык, аны кулыбыздагы конфет белән сыйладык. Аннан укытучыбыз безгә ташбакаларын, песиләрен, атларын, тавык-чебешләрен, күркәләрен күрсәтте. Без үзебезне зоопарктагы кебек хис иттек. Мин күркәне беренче тапкыр күрүем. Бигрәк кызык икән бит алар. Кызыл киемне яратмыйлар икән, очып күршеләренең бакчаларына да чыгарга мөмкиннәр икән. Кош-кортларны, хайваннарны яратырга кирәк, ди укытучыбыз. Киләсе язда әниемә әйтеп, күркәләр алдырырмын бәлки. Алар миңа бик ошады.
Гүзәл Гарифуллина, Биеш урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев