Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТАССРның 100 еллыгына тележурналист Сергей Брилев Татарстан турында фильм күрсәтәчәк

Проектның геройлары - Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова.

(28 август, “Апастово-информ“).


Татарстанның бер гасырлык юбилеена тележурналист Сергей Брилев «Идел, Кама һәм кушылдыклар» фильмын тәкъдим итәчәк. Премьера бу ялларда “Россия-24“ телеканалында булачак.

Проектның геройлары - Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, шулай ук тарихчылар, табиблар, банкирлар һәм завод эшчеләре.

Алар Татарстанның нинди булган һәм нинди булуы турында сөйләячәкләр. Республиканың бүгенге лидер-төбәк статусына нинди юл аша үтеп җитүе – зур халыкара вакыйгалар, махсус икътисади зоналар һәм сәнәгать гигантлары турында сүз булачак.

Тасманы Казанда, Чаллыда, Свияжскийда, Мөслимдә, Кама Тамагында төшерделәр.

Фильм 29 августта 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә, ә Республика көнендә 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә күрсәтелә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев