Татар Черкенендә - гаилә бәйрәме
Татар Черкене авылында яшәүче Әхмәтулла һәм Мәрьям Шәйдуллиннарның гаилә коруларына 55 ел вакыт үткән.
(4 январь, "Апастово-информ").
Шул еллар эчендә тормыш йөген бергәләп тартып, шатлык- борчуларын уртак итеп, бүгенге матур гаилә бәйрәмнәрен каршылаган алар.
Әхмәтулла абый озак еллар колхозда механизатор булып эшли. Мәрьям апа терлекчелек өлкәсендә хезмәт итә. Сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыга.
'Гаиләдә 3 кыз үсә. Бүген алар төрле җирләрдә хезмәт итә. Әти-әниләре янына кайтып йөриләр. Җирлегебезнең үрнәк гаиләсе. Әниләрен дә тәрбияләп соңгы юлга озаттылар", - ди Табар Черкене җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин.
Шәйдуллиннар гаиләсе район башлыгы исеменнән Яңа ел котлауларын кабул итте һәм бүләкләр алды. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев