Татар Пүчинкәсе авылында гомер кичерүче Әкрамнисә әби Солтанова Россия Президенты Котлау хатын алды
Акъәби 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
(13 февраль, Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ").
Әкрамниса әби Солтанова авырлык күреп, ачлы-туклы, хезмәткә җигелеп үскән сугыш чоры баласы. Әтисе һәм ике туганы сугыш кырында ятып калган. Ятимлек сагышын да йөрәге аша кичергән ул.
Гомере буе хезмәтне үз итеп яшәгән. Бер елда, бер көндә, шул ук авылда, бары тик күрше урамда гына туып-үскән балачак дусты Миңнулла абый белән тормыш корып, дүрт балага гомер бүләк иткән алар.
Озак еллар колхозда, аннан мәктәптә хезмәт иткән. Гектар-гектар чөгендерен дә алып, эшкәрткән. Балалары да гел аның янында булып, хезмәткә өйрәнеп үскән. Бүген дә алар һәрчак аның янәшәсендә.
" Әни безне хезмәтне сөяргә, тырыш булырга, тормышны яратырга өйрәтте. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез, - диләр алар.
Әкрамнисә әби җылы, чиста өйдә, улы Зөфәр, килене Фәрдисә апа тәрбиясендә яши.
Газиз әниләренең туган көне дә балалары өчен иң зур, шатлыклы бәйрәм булды. Акъәби хөрмәтенә иртәдән үк изге теләкләр яңгырады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырып, чәчәк бәйләме бүләк итте. Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов барлык авылдашлар исеменнән изге теләкләрен җиткерде һәм җылы, йомшак юрган белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев