Татар Пучинкәсеннән Гаишә апа Җиһаншинаны авылда олысы-кечесе хөрмәт итә
Аның тормыш һәм хезмәт юлы гыйбрәтле дә, үрнәк тә. Тормыш иптәше Эльбрус абый белән алар озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Бүген дә бер-берсен тулыландырып тигез гомер итәләр. Гаишә апа да ерактагы яшьлек елларын күз яшьләре аша искә ала. Кечкенә генә гәүдәле кызга урман кисүе дә, окоп казуы да...
Аның тормыш һәм хезмәт юлы гыйбрәтле дә, үрнәк тә. Тормыш иптәше Эльбрус абый белән алар озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Бүген дә бер-берсен тулыландырып тигез гомер итәләр.
Гаишә апа да ерактагы яшьлек елларын күз яшьләре аша искә ала. Кечкенә генә гәүдәле кызга урман кисүе дә, окоп казуы да җиңел генә бирелмәгән шул.
- Салкыннан аяклар өшеп, атламас хәлгә килгән, бер кабасы ипигә тилмергән көннәр артта калуына ышанасы да килми. Бүген менә шул авырлыкларның әҗерен күреп, мул, бәрәкәтле тормышта, кадер-хөрмәттә яшәвебезгә сөенеп бетә алмыйбыз, - ди юбиляр.
Гаишә апа белән Эльбрус абый турында күршеләре дә бары тик җылы, матур сүзләр генә җиткерде:
- Кайчан керсәң, төпле киңәшләрен бирәләр. Нинди генә эшкә тотынсак та гел бергә булдык. Хәзер дә узган саен кереп хәлләрен беләбез. Берүк тигезлек белән озак яши күрсеннәр, - диде Мәсхүдә апа Гәрәева.
Бу көннәрдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Гайшә апаны 90 яшьлек юбилее белән котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырып, иң изге, ихлас теләкләрен юллады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев