Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Ябалагы авылы халкы олы җанлы Дамирга рәхмәт әйтә

Һәр авылда изге җанлы кешеләр булган кебек, безнең Татар Ябалагында да изге гамәл кылучы Дамир Рәхмәтуллин бар. Ул үзе гаиләсе белән Каратунда яши. Әнисе шушы авылда тора. Дамир Морзалар мәктәбендә урта белем алганнан соң, шофер булып эшләде. Авыл халкын үзенең гамәлле эше белән шатландырды. Ташландык кое урынына яңасын эшләп куйды....

Һәр авылда изге җанлы кешеләр булган кебек, безнең Татар Ябалагында да изге гамәл кылучы Дамир Рәхмәтуллин бар. Ул үзе гаиләсе белән Каратунда яши. Әнисе шушы авылда тора. Дамир Морзалар мәктәбендә урта белем алганнан соң, шофер булып эшләде. Авыл халкын үзенең гамәлле эше белән шатландырды. Ташландык кое урынына яңасын эшләп куйды. Бабайларыбыздан калган коеның урыны гына бар иде. Ул аны яңадан казытып, суын чистартып, бетон кольцолар салып өстен агач бура белән эшләде. Барлык шартларын китереп - чәчәкләр утыртты, брусчатка җәйде.

Үз көче белән, читтән ярдәм алмыйча, халык рәхәтен күрсен дип эшләде. Кое авылга ямь өстәде. Авыл халкы һәм олы юлдан узучы һәр кеше Дамирга рәхмәт әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройстводеревенђАпастово