Татарча белмәү оят бүген
Татарстан министрлары татар теленә өйрәнү буенча дәресләргә йөриләр.
(19 ноябрь, “Апастово-информ”).
Департаментлар җитәкчеләре телне белү дәрәҗәләрен тестлар аша күрсәттеләр. Хәзер инде фән һәм мәгариф министрлыгы базасында министрлар татар телен өйрәнә.
“Министрлар университет базасында белемнәрен күтәрәләр. Алдан татар теле белү дәрәҗәләренә тест узганнар иде. Хәзер шуңа өстәмә белем туплау буенча юнәлешләр бирелә”, - дип сөйли Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Күп кенә министрлыклар җитәкчеләре татар телен берникадәр беләләр. Ләкин халык алдына чыгып, матур итеп чыгыш ясарга, татарча матур итеп сөйләргә белем дәрәҗәсен тагын да күтәрү сорала.
“Авыл районнарына чыккач, нигездә татарлар яшәгән төбәкләрдә халык алдында бит күркәм итеп чиста, матур татар телендә чыгыш та ясый белергә кирәк. Шул чагында гына тиешле мәгълүматны халыкка җиткереп була”, - ди Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев