Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышанычлы караш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының үткәне һәм киләчәге турында фикерләре белән уртаклашып, “Республика Татарстан” газетасы битләрендә мәкалә бастырды.

(25 июль,"Апастово-информ").


Президент татар халкының зур тарихлы булуын, мәдәниятен һәм үзенчәлеген йөзләгән еллар дәвамында саклап кала белүен ассызыклый. Татарстанда яшәүче татарларның бөтен дөньяга сибелгән милләтебез өчен берләштерүче көч икәнлегенә игътибарны юнәлтә. Шуңа күрә, бөтен дөнья татар конгрессы һәрвакыт республика җитәкчелегенең ярдәмен тоеп эшли. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә, телләрне саклау буенча программалар эшләүгә, мәдәниятне үстерүгә махсус Грантлар булдыруның дәвам итәчәген әйтә.
Шул ук вакытта, татарларның күпмилләтле Россинең аерылгысыз өлеше булып торуын ассызыклый. Халыкларның һәрберсе үзенчәлекле булуга карамастан, рухи нигезләр һәм кешелек кыйммәтләре бер булуы әйтелә мәкаләдә. Ул - Ватанга мәхәббәт. якыннарыңны кайгырту һәм ярату, үзара ярдәмләшү, игелеклелек, намуслылык, эчкерсезлек, башкаларга һәм үзеңә хөрмәт белән карау.
“Без үзебезнең киләчәгебезне энтузиастларда, җәмәгать оешмаларында һәм татар халкының аеруча актив улларында һәм кызларында күрәбез. Теләсә нинди ярдәм - зурмы ул, кечкенәме, алда торган мөһим бурычларны хәл итүгә өлеш булып тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татар халкы үсешенең башка мөһим локомативлары булып, мәгарифне, традицияләрне, телне, мәдәниятне саклау тора.
“Без киләчәктә үзебезне “сувенир халык” буларак күрмибез. Татар халкы үз тарихын язарга һәм үзенчәлеген саклап калырга омтылачак”, - диде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев