Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан банкларында “янучылар” беренче сентябрьдән тагын 300әр мең сум акча алачаклар

Яңа түләүләр турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә карар кылынды.

(25 август, “Апастово-информ”).


Республиканың бу уңайдан оешкан Фонды беренче сентябрьдән соң, банкротка чыккан банклар клиентларына 300әр мең сум ярдәм күрсәтәчәк.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Республика ярдәм Фонды концепциясе кысаларында алты тапкыр ярдәм күрсәтелде”, - диде Галимова.
6,1 мең мөрәҗәгать итүче 2 млрд. сум акча алды. 55 процент клиент үзенең югалган акчасын тулысынча кайтарды. Яңа чаралар куллангач, бу сан 68 процентка җитәчәк.
Бүгенге киңәшмәдә дүрт сугыш ветеранының янган акчасын тулысынча кайтарып бирергә, ә инде ике тыл ветеранына 500әр мең сум күләмендә кабат ярдәм күрсәтергә карар кылынды.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев