Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан башкаласында шәһәр тарихы турында сөйли торган автобуслар йөри башлый

Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Казан мэриясе иртәгә «Юллар. Казан» проектын башлый.

Әлеге проект кысаларында татар һәм рус телләрендә шәһәр тарихы турында сөйли торган аудиогид ел азагына кадәр №2, №6, №90, №91 (өчешәр автобус) маршрутларының 12 автобусында яңгыраячак. Маршрутларны сайлау юлның озынлыгы һәм автобусның Казанның төрле өлешләрендә йөрүе белән бәйле.

 

Тулаем аудиогидны автобусларда урнаштырылган QR-код аша махсус ресурста тыңларга мөмкин булачак.

 

Аудиогид Казан турындагы легендалар, халыкның гореф-гадәтләре, вакыйгалар, истәлекле урыннар, кызыклы фактлар, күренекле шәхесләр, социаль инфраструктураның мөһим объектлары һәм мәдәният учреждениеләре турында аз билгеле булган мәгълүматны үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев