Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан халкын цифрлы осталыкка бушлай өйрәтәчәкләр

Шәхси цифрлы сертификатларны алу тәртибен 8 (800) 600-35-15 телефоны буенча белешеп булачак.

(15 октябрь, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә актуаль булган IT осталыкка ирешү өчен, “Шәхси цифрлы сертификатлар” проектында Татарстанда яшәүчеләр катнаша ала.
Теркәү бүген 15нче октябрьдә башланды. Югары белеме яки урта һөнәри белеме булган, пенсия яшенә җитмәгән, балигъ булган Россия гражданнары гариза бирә ала. Гаризалар цифровойсертификат.рф сайтында 30нчы октябрьгә кадәр кабул ителә. Уку-өйрәтү ноябрьдә башлана. Шәхси цифрлы сертификатлар “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында, “Цифрлы икътисад” милли проекты нигезендә бирелә. 2019нчы елның ноябрь аенда биш сынау регионы, шул исәптән, Татарстан да үзара 5 мең цифрлы сертификатны бүлгәннәр иде. Быел инде бу проектка тагын 48 регион кушылды. Сертификатлар саны бик күпкә артты. Бирелә торган цифрлы сертификатның ике тапкыр артып, 15 мең сумнан 30 мең сумга җитүен әйтәләр.
Укыту 72 сәгатькә исәпләнгән. Ул дистанцион яки электрон форматта. Курс тәмамлангач, квалификацияне күтәрү турында документ бирелә.
“Безнең республика бу программада икенче ел катнаша. Аның нигезендә, меңләгән татарстанлы цифрлы осталыкларын күтәрделәр. Быел без тагын бушлай шактый кешене цифрлы осталыкка өйрәтәчәкбез”, - дип сөйли Татарстанның Минцифр башлыгы Айрат Хәйруллин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев