Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан халыклары дуслыгы йорты коллективы апаслыларга күңелле ял киче бүләк итте

Матур концерт программасы Апас тамашачысы күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты коллективы Апаска кичә кунакка килеп, Мәдәният йорты сәхнәсендә бик тә матур концерт куйды, апаслыларга көтелмәгән бүләк-сюрприз ясады. Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм аның иҗатташ дусларын район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев каршы алды һәм Апас белән таныштырды.

Матур концерт программасы Апас тамашачысы күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Аларны кабат Апаска чакыру да комачауламас иде, диделәр  алкышларын кызганмаучы сәхнә яратучылар. Апаслылар бигрәк тә чатнатып татарча сөйләшүче һәм сәхнә тотучы африкалы Оливер Мукендины үз иттеләр, аның белән олысы да, кечесе дә истәлеккә фотога да төште. Керәшен егете, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның, аның сәхнәдәш дусты, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзовның, биючеләр Зариф Зарифовның, Ләйсән Шакированың чыгышларын, концертны алып баручы искиткеч иркен, тыйнак Анжелика Вәкилованы тамашачылар бик кызыксынып күзәтте. Концертка килми калучылар үзләренә үпкәләсен инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев