Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы: Конституциягә төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк

Тимур Кадыйров татарстанлыларны илнең Төп Законын яңарту өчен тавыш бирергә чакырды.

(15 июнь, “Апастово-информ“).


РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров әнә шулай дип саный.

"Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнеп, кеше аларның барысының да илебезне көчәйтүгә, анда яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгәнлеген аңлый. Алар тормыш эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак, яшьләргә, укытучыларга да кагылачак. Шуңа күрә барыбызга да килергә һәм бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк", - дип белдерде Кадыйров.

Аның сүзләренә караганда, илнең Төп Законын яңарту шулай ук төбәк дәрәҗәсендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.

"Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Заманча дөньяда бу бик мөһим. Төрле милләтләрнең күп кенә вәкилләре телсез халыкның яшәве мөмкин түгел, диләр. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак", - дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев