Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан коткаручылары җиләккә дип китеп адашкан өлкән яшьтәге ханымга ярдәмгә килде

Кичә кич Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыздан Олы Шырдан авылы янында 80 яшьлек ахирәтенең югалуы турында хәбәр килгән.

Ханым җиләккә дип киткән, тик аның хәле начарлана һәм ул адаша. «Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өлкән яшьтәге хатын-кызны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре җибәрелгән.

23.55 сәгатьтә коткаручылар басу юлында ятып торган хатын-кызны таба. Аны ашыгыч ярдәм машинасына утырталар. Соңрак ханымны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә җибәргәннәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-kotkarucylary-ilakka-dip-kitep-adaskan-olkan-yastage-xanymga-yardamga-kilde-5857662

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев