Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Президенты рәислегендә республика иминлек Советы утырышы үтте

Анда антитеррор, янгын куркынычсызлыгы, гражданнар иминлеге, язгы ташу, балаларның җәйге каникулы, сулыкларда коену урыннарын җиһазлау һәм башка мәсьәләләр каралды

  “Куркынычсыз шәһәр” максатчан дәүләт программасы буенча республикада барлыгы 55 меңгә якын төрле видеокамералар урнаштырылды. Шул исәптән, Апас үзәк парк территориясендәге барлык 9 видеокамера район бердәм диспетчерлык үзәге (ЕДДС) мониторларына тоташтырылды. Кеше күп була торган төрле объектларга, урамнарга куелган тагын берничә дистә видеокамера шулай ук  Үзәк пульт-мониторларына ялганачак. Моннан тыш аерым видеокамералар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге, Эчке эшләр министрлыклары оператив үзәк диспетчерлык пунктлары белән тоташтырылган. Иминлек Советы утырышында билгеләп үтүләренчә,  шулай җиһазланган урыннарда узган ел республикада кылынган 669 җинаять, 5300 административ хокук бозуларны тиз һәм оператив ачу шушы яңалыкка турыдан-туры бәйле. Безнең районда да 5 җинаять, берничә дистә административ хокук бозу очракларын Апас хокук сакчылары шулардагы видеоязмаларга нигезләнеп кайнар эздән ачуга иреште.

Иминлек Советында махсус хезмәтләрне аерым, ябык каналда эшләүче элемтә чаралары, шулай ук Закон каршында гаепле, төрле эзләүдә булган граҗданнарның йөз чалымнарын хәтерләүче һәм андыйларны тоткарлауда ярдәм итүче аерым программалы видеокамералар, башка махсус техника, җиһазлар белән тәэмин итү чаралары каралды. Кемерово шәһәрендәге коточкыч янгыннан соң республикада башкарылучы бик күп ашыгыч һәм агымдагы планлы чаралар турында җентекле сөйләшү уздырылды.

Татарстан Иминлек Советы утырышыннан соң район даими комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Районда Совет заманнарында киң таралган һәм нәтиҗәле эшләгән ОСВОД оешмасы эшен торгызу, яңа төзелүче бассейн, “ЯР БУЕ” ял итү комплексында коткару хезмәте булдыру, райондагы махсус хезмәтләрне яңа элемтә чаралары белән тәэмин итү, видеокүзәтү системасын камилләштерү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев